tg-me.com/bakchalar/1982
Last Update:
Сәлам, дуслар!
Без яңа җыентык өстендә эшли башладык. Ул мәхәббәт турында, татар гаиләләре, бөек хатын-кызларыбыз һәм ир-атларыбыз турында булачак.
Дүрт гаилә, дүрт хикәя, татар телендә:
Зөһрә Акчурина һәм Исмәгыйль Гаспринский - нәширләр, мөхәррирләр, журналистлар, Россиядә татар телендә беренче газета чыгаручылары.
Фатихә белән Сөләйман Аитовлар - хатын-кызлар өчен мәктәп ачучылар.
Кашифә һәм Рәхим Тумашевлар - режиссерлар династиясе.
Хәсән Туфан һәм Луиза Сәлиәскарова - шагыйрь һәм актриса.
Без кечкенә гаилә нәшрияты, Радиф комиксларга сценарийлар яза, мин оештыру мәсьәләләрен алып барам. Туган телебездә төрле әдәбият булсын өчен, вакытыбызны, акчабызны сарыф итәргә әзер. Сценарий, тәрҗемә, корректура, верстка, оештыру чыгымнарын без үз өстебезгә алабыз, әмма җыентыкны бастыруны тулысынча каплый алмыйбыз. Шуңа күрә без өченче җыентыкны краундфандинг ярдәмендә ясарга булдык. Безгә 350 000 сум җыярга кирәк, алар рәсем авторлары гонорарларына һәм 1000 данә җыентык бастыруга тотылачак.
Сез дә проектта катнаша аласыз: ошаган лотларны алып, үз челтәрләрегездә проект турында сөйләп яки башкача. Аның өчен бу сылтама аша керергә кирәк: https://planeta.ru/campaigns/tatcomics ❤️
Сез дә бу проектта катнаша аласыз: проекттагы ошаган лотларны алып, безнең проект турында үз челтәрләрегездә сөйләп, яки башкача.
BY Бакча/Кашапов

Share with your friend now:
tg-me.com/bakchalar/1982